Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә махсус хәрби операция зонасындагыларга матди ярдәм җыялар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Әтнәдә махсус хәрби операция зонасындагыларга матди ярдәм җыю дәвам итә. Ярдәм итү урыны үзгәрмәде, элекечә үк «РОСГОССТРАХ» бинасында кабул ителә. Олы Әтнә, Бәрәскә, Күлле-Киме, Күәм, Күшәр, Чишмәле - Сап, Төрекләр авылы кибетләрендә дә ярдәм җыю тартмалары урнаштырылган. Бу хакта «Әтнә таңы» хәбәр итә.
«Бу айда ярдәм сизелерлек кимеде, баштагы кебек энтузиазм бетте» - диде волонтер Чулпан Садыйкова.
Элекке юлы газ баллоннары, пила, май алып җибәргән булсалар, бу юлы генератор да сораганнар. Шулай ук «йокы капчыклар»ы да җибәрәләр. Моннан тыш, төрле ашамлыклар, гигиена кирәк-яраклары да китәчәк.
Район хакимияте дә консерва, сохари, кием-салым һ.б. әзерли. Болар барысы да 20 сентябрьдән соң махсус хәрби операция зонасындагыларга озатылачак.
«Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 10, 50, 100 сум да бик мөһим», – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз