Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнәдә иң оста машина йөртүче әби-бабайлар ярышты
Әтнәдә иң оста машина йөртүчеләр бергә җыелды. Барысы 21 автобабай һәм автоәби үз осталыкларын күрсәтте. Бәйге ел саен уздырыла. Быел барлык авыл җирлекләреннән дә 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар командалары килгән иде. Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында Хәмит Бадиков яза.
Бәйгне район ветераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов, Әтнә һәм Биектау районнары буенча юл хәрәкәте иминлеген профилактикалау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина һәм район автоинспекциясе оештырды.
Хәзер өлкән яшьтәге ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да руль артына утырып машинада җилдерә шул. Шуңа «Автобабай» бәйгесе дип аталса да, гүзәл затларыбыз да көч сынашты. Әлеге бәйгенең Халыкара өлкәннәр көне якынлашкан көннәрдә узуы бигрәк тә символик мәгънәгә ия.
Шунысын әйтергә кирәк, соңгы елларда «Автобабай» бәйгесе шактый ук популярлашып китте. Бездә дә 4-5 ел элек катнашырга теләүчеләр бик аз иде, шөкер, хәзер аларның саны артканнан-арта. Алдагы елны катнашучыларга җан атарга дип авыл җирлеге башлыклары да килгән иде. Шул ук вакытта, араларында гомер буе машинадан төшеп тә тормаган, әллә нинди «тимер ат»ларны иярләгән тәҗрибәле йөртүчеләр дә бар иде.
Ярыш булгач ярыш инде. Тизлек тә, кагыйдәләрне белү дә, реакция дә тикшерелә. Ярышның теоретик өлеше техникум бинасында үтте. Анда өлкән машина йөртүчеләр компьютердан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар. Бик яхшы белүләре белән сокландыручылар да булды. Оештыручылар, әнә, Күлле Кимедән Рәзинә Зәйнуллинага сокланып: «Җавапларны ярты минутта биреп чыкты бугай ул», – диделәр.
Хатын-кызлар арасында Рәзинә Зәйнуллина – беренче, Зөлфия Корбанова – икенче, Алсу Мәрдәнова – өченче, Лилия Мөбәракшина дүртенче урынны яуладылар. Ир-атлардан Айдар Биккинин – беренче, Тәлгать Гарипов – икенче, Хәйдәр Гарипов өченче урынны алдылар.
Моннан тыш, 1954 елгы Рүзәл Абдуллин иң өлкән катнашучы буларак махсус бүләккә лаек булды. Гомумән, катнашучылар барысы да бүләкләнде монда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз