news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә «ӘтнәТуй» фольклор-этник фестиваль булды

Әтнәнең «Туган ягым» мәдәният һәм ял паркында, «ӘтнәТуй» дип исемләнгән 1нче ачык район фольклор - этник фестиваль үткәрелде.

Әлеге фестиваль милли йолаларны, гореф - гадәтләрне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру максатыннан уздырылды. Бу турыда «Әтнә таңы» сайтында хәбәр ителә.

Мари Эль республикасы, Арча һәм Казан шәһәреннән килгән коллективлар чыгышы, Әтнә районының үзешчән һәм халык фольклор, вокаль коллективлар чыгышларларын тамашачы бик яратып кабул итте. 

Танылган җырчылар Нурзадә, Айдар Фатхетдинов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Алсу Хәбибуллина, Руслан Галимуллин һәм Таһир Гайнуллин чыгышлары тамашачыны ял иттерде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot