news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

#атнабай флешмобына Раяз Фасыйхов та кушылды

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

#атнабай флешмобына Раяз Фасыйхов та кушылды
Султан Исхаков

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов та кушылды.

Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: әлеге флешмоб - "Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты. Аны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев башлап җибәрде, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, соңрак Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университеты Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин әлеге флешмобка кушылды.

Кичә "Татар-информ" укучыларына Татарстанның халык артисты Резеда Шәрәфиеваның әлеге флешмобка кушылуын хәбәр иткән идек.

Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot