Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
#атнабай флешмобына Раил Садриев кушылды
Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.
(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Буа дәүләт драма театры директоры, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриев кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Үлем килгәч" шигырен укый.
"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабай шигырьләрен укый.
Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: #атнабай флешмобында Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Дания Нуруллина, Зәйнәб Фәрхетдинова, Кадим Нуруллин, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ, Равил Галиев, Динар Хөснетдинов, Илсур Шәрипҗанов, Артем Пискунов, Асаф Вәлиев, Марсель Вәгыйзов, Фәнис Җиһаншин катнашты.
Шулай ук Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университеты Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева, Башкортстаннан мәктәп укучылары да кушылды.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз