Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
#атнабай флешмобына кушылучылар саны арта
Шагыйрь Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган флешмобка КФУ студенты Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин кушылды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Казан Федераль университет студенты, "Татар-информ" хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин кушылды.
Әлеге флешмобны социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин.
#атнабай флешмобын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев башлап җибәрде, Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров кушылды.
Соңрак Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов социаль челтәрдә Әнгам Атнабаевның шигырен укыды.
Исегезгә төшерәбез: әлеге флешмоб - "Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты.
Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз