Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
#атнабай флешмобына Филүс Каһиров кушылды
Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобында ул "Ышаныч" шигырен укый.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Ышаныч" шигырен укый.
"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигырьләрен укый. Бу проект Әнгам Атнабаев шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту максаты белән эшләнде.
#атнабай флешмобында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Татарстанның атказанган артистлары Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина һәм җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева катнашты. Шулай ук әлеге флешмобка Башкортстаннан мәктәп укучылары да кушылды.
Театр һәм эстрада артистлары башкаруында шигырьләрне социаль челтәрләрдә #атнабай һәм #atnabay хештеглары белән күзәтергә мөмкин. Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз