Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
#атнабай флешмобына Артем Пискунов кушылды
Ул Әнгам Атнабаевның "Йолдызларга" шигырен укый.
(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Йолдызларга" шигырен укый.
"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигырьләрен укый. Бу проект Әнгам Атнабаев шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту максаты белән эшләнде.
#атнабай флешмобында Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Кадим Нуруллин, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ, Равил Галиев, Динар Хөснетдинов, Илсур Шәрипҗанов катнашты.
Шулай ук Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина, җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева, Башкортстаннан мәктәп укучылары да кушылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз