news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә халкы Рамазан аена әзерлек уңаеннан Рамил хәзрәт Юныс белән очрашты

Әтнә халкы Рамазан аена әзерлек уңаеннан Рамил хәзрәт Юныс белән очрашты
Фото: https://atnya-rt.ru

Әтнә халкы Рамил хәзрәт Юныс белән очрашты. Билгеле дин әһеле, психолог белән очрашуга килүчеләрдән зал шыгрым тулы иде. Бу хакта «Әтнә таңы» сайтында Хәмит Бадиков яза.

Рамазан аена әзерлек уңаеннан узган очрашу бик эчтәлекле һәм файдалы узды. Ахырдан биргән сораулар да гаять күп булып чыкты.

Рамил Юныс – үзенчәлекле зат, тыңлаучыны тиешенчә җәлеп итә белә, сүзләрен Коръәннән мисаллар китереп дәлилли. Иң мөһиме – олымы син, урта буын вәкилеме, яисә, яшь кешеме – һәркемнең күңеленә хуш килерлек җаваплар белән сокландыра, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100