news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Атна вакыйгалары» газетасы Татарстан халыкларын матбугатта яктырту бәйгесендә җиңде

«Атна вакыйгалары» газетасы Татарстан халыкларын матбугатта яктырту бәйгесендә җиңде

«Атна вакыйгалары» газетасы редакциясе Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә багышланган проектларны булдыру һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тарату өчен грант алу бәйгесендә җиңде.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сүзләренчә, бәйгегә гаризалар 56 редакциядән юлланган һәм шулар арасыннан 34 проект сайлап алынган.

Бүген «Татмедиа» бинасында җиңүчеләрнең эшләре белән танышу һәм аларны бүләкләү тантанасы узды.

Бәйгене Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе Татарстан Журналистлар берлеге ярдәмендә «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы оештырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100