news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә үзәк китапханәсендә Ләйлә Дәүләтова белән очрашу булды

Әтнә үзәк китапханәсендә Ләйлә Дәүләтова белән очрашу булды
Фото: "Әтнә таңы" газетасы

Әтнә үзәк китапханәсендә шагыйрә, күп популяр җырлар авторы, танылган алып баручы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Дәүләтова белән «Кеше булып кал…» исемле очрашу кичәсе узды. Бу хакта «Әтнә таңы» газетасы яза.

Язучы үзенең тормышы, иҗаты турында сөйләде, шигырьләрен укыды һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Очрашу чын мәгънәсендә җылы аралашу формасында барды. Кунакларыбыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары, Әтнә туган якны өйрәнү музее җитәкчесе башкаруында Ләйлә ханымның шигырьләрен, Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина, яшь җырчыбыз Әдилә Хәмидуллина башкаруында авторның сүзләренә язылган җырларны тыңладылар.

Очрашу ахырында, Ләйлә Дәүләтованың иҗатын яратып, әлеге кичәгә килүчеләр шагыйрәнең култамгасы белән китаплар алдылар һәм аның белән бергәләп истәлеккә фотога да төштеләр, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot