news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна уртасыннан Татарстанда җылытачак

Атна уртасыннан Татарстанда җылытачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Атна башында Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Ә атна уртасына таба кабат коры һәм салкын һава торышы урнашачак. Төнлә кырау төшәчәк, көндез +19 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Узган яллар антициклон йогынтысында узды. Төбәктә коры һәм уңайлы һава торышы күзәтелде. Көндез һава +12...+18 градуска кадәр җылына, ә төнлә җир асты катламының суынуы аркасында температура +1...+ 6 градуска кадәр төшә. Урыны белән көньякта һәм көнчыгышта 0...-4 градуска кадәр төшә.

Бүген, 6 октябрьдә, Татарстанның көнбатыш районнарына атмосфера фронты якынлашты, урыны белән бераз яңгыр яуды. Көндез температура +9...+16 градус тәшкил итте.

Сишәмбе, 7 октябрьдә, сизелерлек үзгәрешләр көтелми – урыны белән шулай ук кыска вакытлы явым-төшем булуы ихтимал. Төнлә температура +3...+8 градус, кайбер районнарда -2 градус булачак. Көндез һава +12...+17 градуска кадәр җылыначак.

8 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр республика югары басым өлкәсе йогынтысында булачак. Явым–төшем ихтималлыгы аз, төнлә +1...+6 градус, көньякта һәм көнчыгышта -4 градус салкын булачак. Көндез температура +13...+19 градуска кадәр күтәреләчәк.

Беренчел фаразлар буенча, җомга һәм шимбә, 10-11 октябрьдә, көндез +13...+18 градуска кадәр җылытачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot