news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна уртасында Татарстанда яңгырлар башлана

Синоптиклар бу атнада һава торышының нинди булачагын фаразлады.

Атна уртасында Татарстанда яңгырлар башлана

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Чәршәмбе көнне Татарстан аша салкын атмосфера фронты узачак. Шуның аркасында республикада яңгырлар көтелә, урыны белән яшенле яңгыр булачак. Бу атнада республика халкын нинди һава торышы көтүе турында ТР Гидрометеорология үзәгендә сөйләделәр.

Бу көннәрдә Татарстанда һава торышы Төньяк антиклон йогынтысында формалаша, шуның аркасында явым-төшемсез аз болытлы һава торышы өстенлек итә. Бүген, 16 июньдә дә шундый ук һава торышы сакланачак. Көндез +22...+27 градуска кадәр җылы булачак.

Чзршәмбегә каршы төндә шулай ук явым-төшем көтелми, әмма көндез салкын атмосфера фронты узу сәбәпле, яңгыр явачак, урыны белән-яшенле яңгыр көтелә. Секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы җил булачак. Төнлә термометр баганасы +10 +15, көндез +22дән +27 градуска кадәр булачак.

Пәнҗешәмбе көнне төнлә салкын фронт йогынтысында урыны белән бераз яңгыр көтелә. Көндез Татарстан чираттагы төньяк антициклонның алгы өлеше йогынтысында булачак. Явым-төшем ихтимал, ә температура фоны янә кимиячәк. Төнлә термометр баганасы +5тән +10га кадәр, көндез +17дән +22 градуска кадәр булачак.

Алдан фаразланганча, җомга көнне коры һава торышы сакланачак, көндез максималь һава температурасы +18дән +23 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100