news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна уртасында Татарстанда төнлә салкынайта

Атна уртасында Татарстанда һава торышы аномаль җылы була, әмма антициклон йогынтысында температура төшә, бигрәк тә төнлә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай итеп, чәршәмбе, 29 мартта, һава температурасы +2..-3 градус була. Көндез +6..+11 градуска кадәр җылыта. Явым-төшем ихтималы аз.

Югары атмосфера басымы йогынтысында пәнҗешәмбе, 30 мартта, төнлә аз гына яңгыр яварга мөмкин. Һава температурасы -1, +4 градуска кадәр төшә.

Әмма көндез «көнбатыш циклон атмосфера фронты республикага бераз яңгыр һәм көчле җил алып килә. Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы +8..+13 градуска кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 31 мартта һәм 1 апрельдә төбәктә җылы һава торышы саклана, бераз яңгыр яварга һәм кинәт җил чыгарга мөмкин. Төнлә һава температурасы +1..+6 градус, көндез +8..+13 градус була.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда аномаль җылы һава торышы бу атна азагына кадәр саклана. Узган атнада 24, 25 һәм 26 мартта Казанда температура рекорды куелды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100