news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна уртасында Татарстанда кырау төшүе ихтимал

Атна уртасында Татарстанда кырау төшүе ихтимал
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Агымдагы атна уртасында Татарстанда кырау төшүе көтелә. Бу ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.

Сишәмбегә каршы төндә, 17 сентябрьдә, республикада температура 7дән 12 градуска кадәр, төбәкнең көнчыгышында 5-7 градус җылы булачак.

Чәршәмбегә каршы төндә, 18 сентябрьдә, термометр баганалары +5..+10 градус, ә көнчыгыш районнарда +2 ..+ 7 градус күрсәтәчәк. Шул ук вакытта урыны белән кырау төшүе ихтимал.

Тәүлекнең якты вакытында Татарстанда һава элеккечә 20-25 градуска кадәр җылыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot