news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна уртасында Татарстанда акрынлап җылытачак

Атна уртасында Татарстанда акрынлап җылытачак
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Атна уртасында Татарстанда акрынлап җылытачак. Республикада җитди явым-төшемнәр көтелми, әмма синоптиклар көчле җил фаразлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы һава һәм урыны белән көчле җил, төнлә һәм иртән -18..-20 градус, түбән урыннарда -22 градуска кадәр суытачак. Көндез 16-18 градус салкын була. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Татарстанда 14нче декабрьдә төнлә -15..-20 градус көтелә, көндез -10..-15. Җомга көнне, 15 декабрьдә, төнге сәгатьләрдә синоптиклар 13-18 градус салкын, ә көндез һава -8..-13 градуска кадәр җылыначак дип вәгъдә итә.

16 декабрьдә татарстанлыларны кар, буран һәм көчле җил көтә. Төнлә термометр баганалары -11..-16 градуска кадәр төшә. Көндез 6-11 градус салкын була. Урыны белән юлларда кар көртләре барлыкка килергә мөмкин. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100