news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна уртасында Татарстанда -27 градуска кадәр суыта

Атна уртасына кадәр Татарстанда төнге һава температурасы -22..-27 градуска кадәр булырга мөмкин, әмма соңыннан һава торышы җылырак булачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Сишәмбе -22 градуска кадәр суык көтелә, дип язган иде «Татар-информ». Чәршәмбе атнаның иң салкын көне булачак: -17..-22 градус, урыны белән -27 градуска кадәр. Көндез -8..-13 градуска кадәр фаразлана. 

Төнлә һәм пәнҗешәмбе көнне иртән кар явачак, кайбер урыннарда ул көндез дә дәвам итәчәк. Төнлә һава температурасы -9..-14 градус тирәсендә булачак, көньякта -18 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез температураның -3..-8 градуска кадәр күтәрелүе көтелә.

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәгенең якынча фаразы буенча, 10-11 февральдә явым-төшем ихтималы зур түгел. Һава температурасы: төнлә -10..-15 градус, 11 февральдә аязган вакытта -19, көндез -3..-9 градус», – дип хәбәр ителә фаразда.

Синоптиклар шулай ук атна дәвамында югары басым булуы турында кисәтте. Чәршәмбе көнне ул иң югары булачак: Казанда терекөмеш баганасының 770 мм билгесенә кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100