Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Атна уртасына Татарстанда суытачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Атна уртасына Татарстанда антициклон йогынтысында температура фонының сизелерлек түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Чәршәмбе, 1 февральдә, төнлә кар явачак, ләкин көндез атмосфера басымы арту белән явым-төшем туктаячак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -12 градуска кадәр, көндез -2..-7 градус салкын булачак.
Пәнҗешәмбе, 2 февральдә, явым-төшем ихтималы аз, дип билгеләп үтә синоптиклар. Сизелерлек суытачак дип фаразлана: төнлә -10..-15 градус (аязганда -20гә кадәр), ә көндез -5..-10 градус көтелә.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, 3 һәм 4 февраль, җомга һәм шимбә көннәрендә температура фоны янә күтәреләчәк. Болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кар явачак. Төнлә һава температурасы -7 градустан -12 градуска кадәр (түбән урыннарда-15 градуска кадәр), көндез -2 дән -7 градуска кадәр салкын күрсәтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз