news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Атна уртасына кадәр Татарстанда җылы һава торышы саклана, яшен булуы ихтимал

Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, республикада 27 апрельгә кадәр җылы һава торышы көтелә, яңгыр һәм яшен булырга мөмкин.

Дүшәмбе, 25 апрельдә төнлә салкын булса да (+2… +7), көндез +15...+20 градуска кадәр җылытачак, урыны белән бераз яңгыр булуы бар. Казанда бераз салкынрак, +18 градус булачак.

Сишәмбе, 26 апрельдә төнлә +4...+9, көндез +18...+23 градус җылы була, әмма яшен ихтималы зур.

Чәршәмбе, 27 апрельдә төнлә +8...+13, көндез +18...+23 градус җылы була, шулай ук яңгыр һәм яшен ихтималы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot