news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Атна уртасына атмосфера фронтлары Татарстанга яңгыр һәм җепшек кар алып килә

Атна уртасына атмосфера фронтлары Татарстанга яңгыр һәм җепшек кар алып килә
Фото: © "Татар-информ", Солтан Исхаков

Атна уртасында Татарстанда һава шартлары сизелерлек үзгәрәчәк - атмосфера фронтлары республикага явым-төшем алып килә, һава температурасы тагын да түбәнәя. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан билгеле булды.

Иртәгә, 15 октябрьдә, Татарстанда һава торышын аз болытлы антициклон билгеләвен дәвам итә. Димәк, явым-төшем көтелми. Сишәмбе төнендә һава температурасы 0..-5 градус, төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында -6..-11 градус була. Көндез +7.. +12 градуска кадәр җылыта.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 16 һәм 17 октябрьдә, «синоптик вазгыять үзгәрә». Республика акрынлап, көнбатыш районнардан башлап, Россиянең Европа өлешендәге үзәк районнардан күчеп килгән яңгырлы һәм җепшек карлы атмосфера фронтлары хакимлек итәчәк. Чәршәмбе көнне Татарстанның көнбатыш өлешендә зур булмаган явым-төшем булырга мөмкин, әмма пәнҗешәмбе көнне Татарстанның күпчелек территориясендә явым-төшем фаразлана.

Төнлә һава температурасы 0..-5 градус көтелә. 16 октябрьдә төбәкнең көньягында һәм көнчыгышында урыны белән һава температурасы -9 градуска кадәр төшә. 16 һәм 17 октябрьдә көнбатышта төнлә 0..+3 градуска кадәр җылы көтелә. Көндез һава температурасы +3..+9 градуска кадәр җылына.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 18 һәм 19 октябрьдә, Татарстан көнбатыш антициклоны йогынтысында була. Атмосфера басымының артуы аязуга һәм явым-төшемнәрнең тукталуына китерә. Төнлә һава температурасы 0..-5 градус һәм көндез +4 дән +9 градус фаразлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100