Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә театрының үз радиосы эшли башлады
Әтнә театры үз радиосын эшләтеп җибәрде. «Аны безнең сайтыбыздан тәүлек әйләнәсе тыңларга мөмкин», дип хәбәр итә Театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова.
«Радиобызны ачу театр директоры Ленур Зәйнуллин инициативасы. Радио безгә тамашачыбызны һәрчак үз дулкыныбызда тоту өчен кирәк», ди ул.
Радиода спектакльләрдән җырлар, радиопостановкалар тыңлап булачак. Гомәр абый Мәрдановтан калган уникаль язмалар да файдаланылачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.
Алга таба артистлар радио өчен шигырьләр, монологлар яздырачак.
Радионы тыңлау өчен Әтнә татар дәүләт театрының рәсми сайтында радио бүлегенә керергә кирәк.
Әтнә театры яңа сезонын 2 сентябрьдә ача. 2, 3 һәм 23 сентябрь көннәрендә биредә Чыңгыз Айтматовның «Ак пароход» спектакле премьерасы тәкъдим ителә. Режиссер - Илсур Казакбаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз