Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә театрында ГИТИС студентлары «Фуня» спектаклен чыгарды
Әтнә театры премьера чыгарды - Алексей Житковский пьесасы буенча куелган «Фуня» спектакле гаилә белән карау өчен тәкъдим ителә.
«Театрыбызның Кече сәхнәсендә икенче ел рәттән театр өлкәсендә иң зур уку йорты булган ГИТИС белән уртак проект кысаларында яңа спектакль туа. Аны чыгарылыш курсы студентлары чыгара», – дип таныштырып үтте Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин.
Спектакльнең режиссеры – Данна Афаунова, рәссам – Валентина Николайчук, ут куючы рәссам- Александр Краснодед.
Спектакльдә сүз башкаларга охшамаган крокодил баласы турында бара. Фуня исемле крокодил кызы ит ашамый, баллы ризыклар ярата.
Күңелендә агрессия булмаган крокодил кызы башкалар янында үзе теләгәнчә яши аламы? Җәмгыятьтә үзең булып калып буламы? Баласы башкаларга охшамаган ата-ана аны ничек кабул итергә тиеш? Пьесада шундый сораулар куела һәм яшь команда аны үзенчә чишергә омтылган.
- 2023 елда ГИТИС студентлары командасы Ярослава Пулиновичның «Наташаның хыялы» спектаклен чыгарган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз