news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театрында «Әкият» курчак театры спектакльләре күрсәтелә

Әтнә театрында «Әкият» курчак театры спектакльләре күрсәтелә
Фото: "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге

Илгиз Зәйниевнең Әлфия Авзаловага багышлап иҗат ителгән «Әлфия» спектакле һәм Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Авыл эте Акбай» әкияте Әтнәдә күрсәтеләчәк.

«Спектакльләр 22 февраль көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә барачак», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Әлфия» спектакле – бөек татар җырчысы Әлфия Авзаловага чиксез хөрмәт һәм мәхәббәт чагылышы. Әлеге әсәр җырчының тормыш юлы һәм иҗатына нигезләнеп эшләнсә дә, биографик төгәллеккә дәгъва кылмый, ә, киресенчә бөек шәхес исеме тирәсендәге хыялга әверелә. Әлеге спектакль 2020 елны «Алтын битлек» Россия Милли театраль премиясенең «Иң яхшы спектакльләр» исемлегенә керде», дип искәртә матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100