Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә театры Хәрби госпитальдә чыгыш ясаган
Әтнә театры коллективы бүген Казан шәһәрендә урнашкан Хәрби госпитальдә булып кайткан. «Биредә дәваланучыларга артистларыбыз махсус концерт программасы әзерләп барды», – дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Артистларның чыгышын биредә бик җылы кабул иткәннәр. Кабат килүләрен сорап озатып калганнар.
Госпитальдәге иң җылы, кадерле мизгелләрнең берсе - дәваланучылар арасында якташларын - Олы Әтнә егете Алмаз Биккининны очратканнар.
«Госпиталь белән элемәләребез даими булыр, киләчәктә концерт, спектакльләребезне янәдән тәкъдим итәрбез дип, ышанып калабыз», – диделәр театрда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз