Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә театры Хакасиядә Россиянең милли театрлар фестивалендә катнаша
Бүген Әтнә татар дәүләт драма театры Хакасиягә юл тотты. Биредә ул Россиянең милли театрлар фестивалендә катнашачак.
«Без фестивальгә «Ай тотылган төндә» спектаклен тәкъдим иттек. Бу спектакль белән «Кече шәһәр театрлары» фестивалендә дә уңыш казандык. Әлеге фестивальгә дә Татарстан театрлары заявкалары арасыннан шушы спектакльне сайлап алганнар», диде Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин.
Россиянең милли театрлар фестивалендә Россиянең төрле республикаларыннан 6 милли театры үз спектакльләрен күрсәтәчәк. Программада – Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры, Кучияк исемендәге Алтай милли театры, «Джангар» Калмык дәүләт курчак театры, Карелия дәүләт милли театры, К.В .Иванов исемендәге Чуваш дәүләт театры һәм Хакасиянең Лермонтов исемендәге рус дәүләт театры.
Фестиваль А.М. Топанов исемендәге Хакас милли театрының «Той.Дым» спектакле белән ябылачак.
Фестиваль 23 – 29 июнь көннәрендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз