news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры тарихта беренче тапкыр «И Казан арты!» дип аталган театраль турга старт бирә

Әтнә театры тарихта беренче тапкыр «И Казан арты!» дип аталган театраль турга старт бирә
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Әтнә театры тарихта беренче тапкыр «И Казан арты!» дип аталган театраль турга старт бирә. Турның беренче көне 26 апрельгә тәгаенләнгән һәм аның билетлары ажиотаж белән сатылып беткән.

«Турның идеясе мәдәният министры Ирада Әюповадан. Бу идеяне театрда күтәреп алдык, чөнки бу хыял безнең дә күңелләрдә яши иде. Казан артын телебезнең, мәдәниятебезнең, сәнгатебезнең, мәгърифәтебезнең бишеге дип саныйбыз. Казан артының кызыклы урыннары, кызыклы шәхесләре әле ачылып бетмәгән», – диде Әтнә театрының директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова Туган тел көнендә республикада үтә торган мәдәни чараларга багышланган матбугат конференциясендә.

«Театраль тур Биектау районына кергән «Иске Казан» музей-тыюлыгыннан башлана. Аннан Ямаширмә авылына, аннан Арча шәһәрчегенә юл тотабыз. Аннары Яңа Кырлай авылына, Олы Мәңгәргә, Олы Әтнә авылына. Түбән Бәрәскә авылында Казан артының рухи, дини, мәгърифәти юнәлешен колачлап театраль турны төгәллибез», дип маршрут белән таныштырып чыкты ул.

Театраль турда катнашучы туристлар локацияләрдә театраль тамашага эләгәләр. Ягъни, гадәттә гид сөйли торган мәгълүмат театр күренешләре аша җиткерелә. «Хәзер бит инде интерактив, иммерсив, дибез, кайбер локацияләрдә тамашага туристлар үзләре дә кереп китәләр», дип кызыктырды Гөлүсә Батталова.

Төрле локацияләрдәге театраль тамашалар мантыйкый яктан бер-берсенә бәйләнгән. Алар бөтенесе бергә тулы бер спектакльне хасил итәләр.

Оештыручылар Казан артының моңарчы җәмәгатьчелекә бик таныш булмаган мәгълүматлар белән таныштырырга, Казан артын көтелмәгән яктан ачарга вәгъдә итәләр.

«Иң кызыгы шунда – беренче көнгә билетларны үзебезнең Казан артында яшәгән кешеләр алды. Димәк, шушы җирлектә яшәгән кешенең дә кызыксынуы бар – тагын да күбрәк беләселәре килә», диде театр вәкиле.

Театраль турда Әтнә театры труппасы тулысынча диярлек катнаша.

Билет бәясе – 1350 сум. Өстәмә түләү хакына комплекслы төшке аш тәкъдим ителә. Билетларны театр сайты аша алырга мөмкин. Чираттагы театраль тур 10 майга билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100