Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә театры «Сообщение» театр фестиваленең гран-приын алды
Әтнә театрының «Ай тотылган төндә» спектакле «Сообщение» театр фестиваленең гран-приына ия булды. Лауреатлар исемлеге Коми-Пермяк милли театры фестиваленең ябылу тантанасында игълан ителде.
Фестивальнең «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе дә Әтнә театрына тапшырылды. Тәңкәбикә роле өчен театр артисты Рәзилә Шәрифуллина лауреат исемен алды.
«Сообщение» милләтара театр фестивале Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә уза. Фестиваль Россиядәге иң дәрәҗәле театр фестивальләренең берсе санала.
Фестивальдә Калмыкия, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия һәм Санкт-Петербург театрлары катнашкан. Фестивальнең жюриы: Татьяна Тихоновец, Евгения Тропп, Оксана Кушляева, Альберт Нестеров һәм Наталья Жемгулене.
- Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе – театрның 2023-2024 елгы театр сезоны премьерасы.
- Спектакльне чакырылган режиссер Сойжин Жамбалова чыгарган.
- Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» трагедиясе иң күп куелган әсәрләренең берсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз