Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә театры сезонын «Сызылып таңнар аткан чакта» спектакле белән япты
Әтнә театры сезонын «Сызылып таңнар аткан чакта» спектакле белән япты. Спектакльне лирик драма жанрында театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштергән.
«Быел безнең уңдырышлы сезон: бармакны бөгеп санадым – 6 премьера чыккан. Без әле үткән сезонда театр белән бергә «Мәдәни башкала» проектында катнашып 1 нче урын алып кайттык. Әле моңа өстәп яңа ел тамашасын да искә төшерә алабыз. Боларны кушсак 8 премьера чыга», диде Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов сезон ябылу тантанасында.
«Без бөтенебез дә «А зори здесь тихие» фильмын карап, шундый фильмнар аша сугышның нинди михнәт китерүен күреп үскән буын. Театрның бу әсәрне шулай җиткерә белүе бүген безне шаккатырды, уйландырды, елатты, тынычлыкның никадәр кадерле булуын раслады», диде ул.
Әтнә театры «Сызылып таңнар аткан чакта» спектаклен Сергей Скоморохов сценографиясе, Марат Әхмәтшин музыкасы, Лилия һәм Айрат Багаутдиновлар хореографиясе белән сәхнәләштергән. Яктыртучы рәссам – Илшат Сәяхов.
Инсценировка һәм әдәби тәрҗемә авторы – Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.
- Борис Васильевның «А зори здесь тихие» повесте буенча спектакль Татарстанның өченче татар драма театрында куелды. 2018 елда ул Лилия Әхмәтова тарафыннан Түбән Кама театрында куелса, 2023 елда Буа театрында Владимир Кузнецов чыгарды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз