news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры оештырган драматургия конкурсында финалга чыккан әсәрләр исемлеге билгеле

Әтнә театры оештырган драматургия конкурсында финалга чыккан әсәрләр исемлеге билгеле
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әтнә театры оештырган Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында Балалар һәм яшүсмерләр арасында республика күләмендә драматургия конкурсының жюри комиссиясе Конкурсның шорт-битен формалаштырды. Бу хакта Әтнә театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Әлеге исемлеккә түбәндәге әсәрләр кергән:

  • «Туп», Сираев Закир (Чаллы)
  • «Назлы һәм алсу дөнья маҗаралары», Орман Йосыф (Төркия)
  • «Кечкенә кешеләрнең олы борчулары», Сафина Динә (Әтнә)
  • «Сәяхәт», Сираев Ильяс (Чаллы)
  • «Әни сүзе», Хәмидуллина Камилә (Арча)
  • «Хуҗа сайлау», Шәнгәрәева Аделина (Әлмәт)
  • «Куян белән Бүре баласының дуслыгы», Хизбуллин Салават (Чистай)
  • «Олы юл чатында», Габдрахманова Зилә (Арча)
  • «Көтеп алган күчтәнәч», Кашапова Айзирә (Актаныш)

«Драматургия конкурсында катнашучы һәр бала бәйгенең махсус бүләкләренә ия булачак», дип вәгъдә итә театр.

Җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасының үткәрелү вакыты һәм урынын өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100