news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры Кыргызстанның дүрт шәһәренә театральләштерелгән татар концерты алып барган

Әтнә театры Кыргызстанның дүрт шәһәренә театральләштерелгән татар концерты алып барган
Солтан Исхаков

Әтнә театры Кыргызстанның дүрт шәһәрендә театральләштерелгән концерт биреп кайтты. Караколда бу беренче татар концерты булган.

«Безнең иҗади сәфәребез Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән оештырылды. Чыгышларыбыз Бишкек, Каракол, Җәләлабад һәм Ош шәһәрләрендә булды», - диде театр директоры Ленур Зәйнуллин гастрольләргә багышлап «Татар-информ»да уздырылган матбугат конференциясендә.

«Тамашачы безнең концертның Каракол шәһәрендә беренче татар концерты булуын әйтте. Җәләлабадта соңгы татар концертын 17 ел элек Башкортстаннан килеп куйганнар дип хәтерлиләр», - диде ул.

Әтнә театры Кыргызстанда яшәүче татарлар өчен махсус концерт программасы төзегән. Сценарий авторы һәм алып баручы – театрның маркетинг буенча директор урынбасары, шагыйрә Гөлүсә Батталова.

«Кыргызстанда нинди татарлар яшәвен - аларның нинди тамырлардан, нинди нәселдән булуларын өйрәндем. Анда бик затлы татарлар яши икән. Алар Патша Россиясе белән Ефәк юлын бәйләүче татар сәүдәгәрләре нәселе», – диде Гөлүсә Батталова. Ул анда яшәүче татарлар өчен махсус шигырьләр язылуын әйтте.

«Концертыбызга төрле яшьтәге тамашачы килгән иде. Һәр шәһәрнең тамашачысы үзенчә. Барысы да бик җылы кабул итте. Бик күп чәчәкләр бүләк иттеләр. Минем эшләп дәверемдә ул кадәр чәчәк алганым булмагандыр», - диде театр актрисасы Рәзилә Шәрифуллина.

Һәр шәһәр администрациясе вәкилләре Әтнә театры коллективына рәхмәт белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100