news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә театры каршында Балалар театр студиясе ачыла

Әтнә театры каршында Балалар театр студиясе ачыла
Фото: © "Татар-информ"

Әтнә татар дәүләт драма театры каршында Балалар театр студиясе ачыла. Кастинглар 18 августка билгеләнгән.

«Әлегә ничә бала алачагыбызны да белмибез. Карап карыйк. 16.00 сәгатьтән башлап балаларны театр студия кастингында көтәбез», – диде театрның маркетинг буенча директор урынбасары, шагыйрь Гөлүсә Батталова.

Студияне театр артисты Дамир Сидеев җитәкләячәк. Театр җитәкчелеге аның балалар белән эшләү тәҗрибәсе зурл булуын ассызыклый.

Дамир Сидеев Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә дә балалар белән эшли. Балалар белән ул куйган спектакльләр республикада балалар театрлар өчен оештырылган «Сәйяр», «Кариев варислары» кебек фестивальләрдә призлы урыннар алган, «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңгән.

Дамир Сидеев быел ГИТИСның режиссура бүлегенә читтән торып укырга кергән.

  • Әтнә театры районның мәктәп театрлары өчен Гомәр Мәрданов исемендәге театраль фестиваль оештыра.
news_right_1
news_right_2
news_bot