news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры ике спектаклен Мәскәү тамашачысына күрсәтә

Әтнә театры ике спектаклен Мәскәү тамашачысына күрсәтә
Әтнә театрының матбугат үзәге

Әтнә театры 20-22 мартта Мәскәү шәһәрендә гастрольләрдә.

Башкаланың Зуев исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә Әтнә театры артистлары «Беренче мәхәббәт» һәм «Кар астында кайнар чишмә» спектакльләрен күрсәтә, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Кар астында кайнар чишмә» спектакленнән күренеш

Фото: © Рәмис Нәҗмиев

Бүген иртән Әтнә театры коллективы Мәскәүдә Татар мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Кәлимулла улы Әхмәтшин чакыруы буенча кунакта булган. Алар өчен махсус экскурсия уздырылган.

Соңрак артистлар һәм театр хезмәткәрләре Мәскәүдәге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100