news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры балалар һәм үсмерләр арасында драматургия конкурсы игълан итә

Әтнә театры балалар һәм үсмерләр арасында драматургия конкурсы игълан итә
Салават Камалетдинов/архив

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры 17 февральдән балалар һәм үсмерләр арасында республика күләмендә драматургия конкурсы игълан итә. Конкурста татар телендә язылган оригиналь пьесалар катнаша.

«Драматургия конкурсы Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале кысаларында үтә. Конкурста 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Конкурсның максаты – балалар һәм яшүсмерләр арасыннан яшь драматургларны эзләү, табу һәм аларга алга таба иҗат итүгә шартлар тудыру.

«Бәлки, әсәрләр күп тә килмәс, әмма без тырышып карарга булдык. Конкурсның матди стимулы да бар», - ди театр директоры Ленур Зәйнуллин. Театр балалар театр студияләре өчен яңа әсәрләр кирәклеген аңлый. Бу аеруча Гомәр Мәрдәнов исемендәге театр фестивале үткәрә башлагач ачыкланган.

I урын – 30 мең сум, II урын – 20 мең сум, III урын – 10 мең сум. Жюри бәйгегә килгән эшләрдән чыгып, аерым номинацияләр дә билгели ала.

Конкурска җибәрелгән пьесаларга хокуклар авторларның үзләрендә кала.

Гаризалар (заявкалар) 2023 елның 17 февраленнән 17 июньгә кадәр кабул ителә. Лонг-бит 1 сентябрьгә кадәр формалаша. Шорт-бит 1 октябрьгә кадәр формалаша. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 17 ноябрьдә Яңа Кырлайда Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында узачак.

Текстларны электрон почта аша конкурсның электрон адресына (dramkonkurs-atnya@mail.ru) җибәрергә кирәк. Анкетага түбәндәге мәгълүматлар теркәлә: ФИО, туган көне һәм урыны; уку йорты; тору урыны (индекс, адрес), телефон (үзенеке булмаган очракта, укытучысы яки әти-әнисенеке), электрон адрес, пьесаның исеме.

Балалар һәм яшүсмерләр арасындагы республикакүләм драматургия конкурсы Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры тарафыннан Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы, Кырлайдагы Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексы ярдәме белән үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100