news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә театры Аяз Гыйләҗевның «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен чыгарды

Әтнә театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча премьераның беренче тамашачылары арасында язучының хатыны Нәкыя Гыйләҗева һәм ул Искәндәр Гыйләҗев гаиләсе дә бар иде.

Әтнә театры Аяз Гыйләҗевның «Кар астында кайнар чишмә» спектаклен чыгарды. Режиссёры – театрның баш режиссёры Рамил Фазлыев. Рәссамы – Сергей Скоморохов. Композитор – Марат Әхмәтшин. Җыр өчен тестларны Гөлүсә Батталова язган.

«Мин Аяз Гыйләҗевның хатыны булам. Әйтер сүзем шул – агачның тамыры нык булса, кәүсәсе горурланып үсә. Бу театр җитәкчеләре – талант ияләре – Ленур Зәйнуллин белән Рамил Фазлыев кулга-кул тотышып эшли. Театр җитәкчеләре шулай эшләгәндә эшләр уңышлы бара», – диде Нәкыя Гыйләҗева спектакльдән соң сәхнәгә күтәрелеп.

«Рамил Фазлыевның беренче эше – Аяз Гыйләҗевның «Яра» әсәре иде. Ул аның диплом эше иде. Шәп куелган иде. Әмма спектакль Камал театрында озак бара алмады. Төп рольдә уйнаган Наил Әюпов вафат булды. 18 мәртәбә генә күрсәтелде. 18 мәртәбәсен дә карарга бардым», – дип дәвам итте ул.

«Рамил Аяз Гыйләҗевның тирән фикерле әсәрләренә алына. Ул аның «Югалган көн» әсәрен дә куйды. Бүгенге әсәре дә шундый», – диде Нәкыя Гыйләҗева һәм театрның алга таба да уңышлы эшләвен теләде.

«Шушы көннәрдә театрыбызның легендар шәхесе Гомәр Мәрдановның тууына 92 ел булды. Шул уңайдан бер спектакль сәхнәләштерәбез дип вәгъдә иткән идек. Бу әсәрне сайлавыбыз юкка түгел: 1978 елда Гомәр абый Мәрданов Әтнә сәхнәсендә куя. Бу спектакль аның истәлеге булсын иде», – диде сәхнәгә чыгып театр директоры Ленур Зәйнуллин.

Ул шул вакытта әлеге спектакльдә уйнаган Рәфкать Хәкимов, Җәүһәрия Хәйруллина, Ренат Нәҗмиев һәм Илсөя Сөнагатова (Габидуллина) исемнәрен атады. Тәскирә ролен уйнаган Илсөя Габидуллина үзе дә залда иде. Яңа куелышта рольләрне Гөлия Гыйләҗева, Зиннур Һадиев, Рәхилә Шәрифуллина һәм Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин башкарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100