Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә татар дәүләт театры премьера чыгарды
Әтнә татар дәүләт театры Ркаил Зәйдулланың «Кызлар карый ярыктан» комедиясе буенча спектакль чыгарды. Әлеге премьера белән Әтнә театры үзенең чираттагы сезонын япты. Бу хакта «Интертат» газетасы хәбәр итә.
Залда Әтнә районының элеккеге башлыгы Габделәхәт Хәкимов, хәзерге башлыгы Рөстәм Хисамиев, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бар иде. Премьерага Санкт-Петербург татарлары оештырган Питер татар театры режиссеры Линар Хаҗиев белән театр артистлары Резида Арсланова һәм Илшат Дәүләтбаев та килгән иде. Чөнки әлеге пьесаны беренче булып нәкъ менә әлеге халык театры сәхнәләштерде.
«Кызлар карый ярыктан» комедиясенең бер үзенчәлеге – анда бары тик хатын-кызлар гына катнаша. Әбиләр ролендә – Рәзинә Заһидуллина (Кәримә), Илфира Сафиуллина (Зәлифә), Лилия Мөхәммәтҗанова (Нәсимә), Алсу Зыятдинова (Зифа), Сылу Бәйрәмова (Наҗия), Сиринә Хисмәтуллина (Халидә). Аида (онык) ролендә – Алинә Сидеева. Быел театр училищесын тәмамлап яңа гына театрга эшкә килгән Азалия Әхмәтова белән Алия Абдрашитова да беренче рольләрен башкардылар
Спектакльнең режиссеры – Рамил Фазлыев, рәссамы – Сергей Скоморохов, композиторы – Марат Әхмәтшин, хореограф – Айрат Баһаветдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз