Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә татар дәүләт драма театрында «Тантана» премиясе тапшырылды
Халыкара театр көнендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында «Тантана» республика театр премиясен тапшыру чарасы узды. Быел бүләкләрне «Татнефть» компаниясе ярдәме белән гамәлгә ашырылган өч проект алды.
Әлмәт драма театрының «И’тальян / Кьоджинские перепалки» спектакле «Эксперимент» номинациясендә премия алды. Итальян драматургы Карло Гольдони пьесасының татарча версиясен театрның баш режиссеры Сәрдар Таһировски куйган. Аның «Йорт» иммерсив спектакле узган ел шулай ук «Тантана» премиясе белән билгеләп үтелде.
Әлмәт урам театрының «Җиңел канатлар» спектакле «Актерлар ансамбле өчен» номинациясендә бүләкләнде.
«Урам театры кебек жанр беренче тапкыр төбәк дәрәҗәсендәге дәүләт театр премиясе экспертлары тарафыннан билгеләп үтелде. Бу – безнең өчен бүләк кенә түгел, ә иҗатыбызны, бөтен йөрәгебез белән бирелгән эшебезне тану», – диде театр директоры Гөлназ Ханнанова.
Премиянең иң яхшы музыкаль спектакле режиссер Нурбәк Батулланың һәм «Әлиф» иҗат берләшмәсенең «balballar» булды. Спектакльнең премьерасы Әлмәттә «Аваздаш» фестивалендә үтте. Спектакльдә хикәяләү актерларның хәрәкәтләре аша, сүзсез бирелә, бу куелышны уникаль итә.
- «Тантана» премиясе 2011 елдан театр сәнгате өлкәсендә җәмәгатьчелектә киң танылу алган күренекле казанышлар өчен бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз