Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Атна саен 11 меңләп татарстанлы ОРВИ белән авырый
Атна саен Татарстанда ОРВИ, грипп һәм ковидның 11 мең очрагы теркәлә, ә башка респиратор инфекцияләр арасында грипп өлеше соңгы атнада 4 тапкырга диярлек арткан. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе – ТР буенча баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина сөйләде.
ТР Рәисе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев катнашты.
Вирусологик мониторинг мәгълүматлары буенча, агымдагы сезонда А гриппы вирусы өстенлек итә. Авыруның иң югары ноктасы декабрь ахырына фаразлана.
Инфекциядән һәм катлауланулардан саклануның иң нәтиҗәле ысулы – вакцинация. Ул пневмониядән дә, үлемнән дә тулысынча саклый.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз