news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районының Чембулат авылында яңа мәчет ачылды

Әтнә районының Чембулат авылында яңа мәчет ачылды
Фото: "Әтнә таңы" газетасы

Җомга көнне , Әтнә районының Чембулат авылында «Хәбибулла» мәчете ачылды. Бу хакта «Әтнә таңы» газетасы яза.

Мәчетнең тантаналы ачылышында дәрәҗәле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиев, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов, шулай ук районның төрле оешма җитәкчеләре, аксакаллар, имамнар, абыстайлар, төзелеш эшләрен башлап йөрүчеләр һәм иганәчеләр һәм авыл халкы катнашты.

Рәсми ачылышта катнашучы җитәкчеләр, мәхәллә халкы каршында чыгыш ясап, яңа мәчетнең дин тотучылар өчен рухи үсеш үзәге булуын теләде

.Әлеге мәчет төзелеш эшләре башында торган җирле эшмәкәр Хәлил Хәбибуллинның бабасы хөрмәтенә «Хәбибулла» дип аталган. Хәлил ага мәчет төзүдән тыш, җәмәгать урыннарын үстерүгә дә үзеннән зур өлеш керткән. Мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, биредә 50дән артык җимеш агачы һәм куак утыртылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot