news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районындагы авыл мәктәбен санитария нормаларын бозуны бетерергә мәҗбүр иттеләр

Әтнә районы прокуратурасы суд аша Түбән Көек авылы гомуми белем бирү мәктәбен санитария нормаларын бозуны бетерергә мәҗбүр итте. Элегрәк прокурорлар ашханәдә һәм азык-төлек блогында нормалар бозылуны ачыклаган, дип хәбәр итә күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте.

Район прокуроры әлеге бозуларны бетерү бурычын йөкләү турында дәгъва белән мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек ведомствосы таләпләре канәгатьләндерелде, прокуратура ачыклаган хокук бозулар бетерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot