news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган

Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган
Фото: "Татар-информ" архивы

Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган. Әлеге герой атаның кем булуы белән кызыксынып шалтыратучылар да булды. Бу турыда «Әтнә таңы» яза.

Чыннан да, буранлы көннәрдә районда шатлыклы вакыйга булган. Бер гаиләдә дүртенче бала дөньяга килде. Вакыйга шулкадәр тиз була, сабый тизрәк дөньяга туарга ашыга. Көннең буранлы булуы да үз эшен эшли. Әти кешегә үз сабыен үзенә үк якты дөньяга туарга ярдәм итәргә туры килә.

«Шулай итеп, гаилә башлыгына кендекче әти булырга туры килгән. Герой, батыр йөрәкле әти кешедән бу хакта сораштык, әмма аларның үзләре турында яздырасылары килмәде. Аны да аңларга була, диелгән хәбәрдә.

«Син бик батыр, герой икәнсең. Курыкмадыңмы?», - дип сорауга ул:

– Монда бернинди геройлык та юк. Мин хатыныма булдыра алганча ярдәм иттем. Ул үзе дә миңа ярдәм итте. Икебезнең югалып калмау инде бу. Шөкер, балабыз исән-сау. Хатыным да үзен яхшы хис итә. Без уйладык та, алай кычкырып йөрү килешмәс дидек, – диде ул,.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100