news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районында булган авариядә өч кеше, шул исәптән 5 яшьлек баланың гомере өзелгән

Кичә кичке уннар тирәсендә Татарстанның Әтнә районы Олы Мәңгәр һәм Иске Мәңгәр авыллары арасындагы автомобиль юлында берничә кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган.

Ачыкланганча, биредә ике олы кеше һәм бер бала утырган Лада Гранта автомобиле тагылма составындагы трактор белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм пассажиры шунда ук һәлак булган. 5 яшьлек бала алган җәрәхәтләрдән медицина учреждениесендә үлгән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзер авариянең сәбәпләрен ачыклыйлар, дип искәрттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100