Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районы Яңа Шашы авыл мәдәният йортына легендар шәхес Гомәр Мәрдәнов исеме бирелде
Әтнә районының Яңа Шашы авыл мәдәният йортына Гомәр Мәрдәнов исеме бирелде. Әлеге тарихи вакыйга Әтнә халык театрының легендар режиссеры Гомәр Мәрдановның тууына 95 ел тулу уңаеннан район җитәкчелеге һәм Әтнә театры тырышлыгы белән тормышка ашырылды.
«Гомәр Мәрданов – олы шәхесебез, талантлы шәхесебез. Әтнә районының дәрәҗәсен күтәргән шәхес. Ул Әтнә районы театрына гомерен багышлаган», – диде әлеге тантанада катнашучы район башлыгы Рөстәм Хисамиев. Ул Әтнә районы халкын һәм тантана кунакларын бәйрәм белән котлады.
Әлеге тантанага Камал театрыннан Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова һәм Фуат Әбүбәкеровлар кайткан иде.

Үзе дә Әтнә районында туган Луара Шакирҗанова якташларын сәнгать бәйрәме белән котлады. «Соңгы вакытларда күренекле артистларыбызның исемнәрен туган авылларындагы мәдәният йортларына бирәләр һәм бу бик матур традиция», – диде ул һәм мисал итеп Ренат Таҗетдинов, Хәлим Җәләлов, Айдар Хафиз һәм Рәфкать Бикчәнтәев исемнәрен санап үтте.
Луара Шакирҗанов үз чыгышында тантанада район җитәкчеләре катнашуын уңай бәяләп, Марсель Сәлимҗановның сүзләрен китерде. «Җитәкчеләр театрга ихтирам белән карыйлар икән, димәк, бу милләттә өмет бар», дигән булган легендар режиссер.
«Башка бер җирдә татар театры булмыйча, «Сәйяр» труппасы гына булганда Әтнәдә театр оеша. Театрга булган шушы мәхәббәтне үстереп, соңгы елларда аның Гомәр Мәрданов җитәкчелегендә булуы безне бүгенге бәйрәмгә китереп җиткерде», – дип чыгышына йомгак ясады ул.

Фуат Әбүбәкеров Гомәр Мәрдановның «Моңлы бер җыр» спектаклендә «Сибелә чәчәк» җырын тыңлау мизгелен искә алды һәм скрипкачы аның хөрмәтенә шушы җырны башкарды.
Яңа Шашы авылы башлыгы Марат Сабирҗанов сәхнәгә чыгып «Гомәр Мәрданов исемендәге мәдәният йортының халкыбызга лаеклы хезмәт күрсәтәчәгенә ышаныч белдерде. Гомәр Мәрданов белән бергә эшләгән халык театры артистлары исеменнән Илсөя Габидуллина чыгыш ясап бу тарихи вакыйганың әлеге халык театрында эшләгән үзешчәннәр өчен дә дәрәҗә булуын ассызыклады.
Гомәр Мәрдановның тууына 95 еллыкка әзерлек барган көннәрдә Илсөя Габидуллина театрга режиссерның намазга өйрәнү дәфтәрен дә бүләк иткән.
Әлеге дәфтәр һәм Гомәр Мәрданов алып барган эш дәфтәрләре, театр тарихына багышланган бик күп материаллар клуб фойесында күргәзмә итеп оештырылган иде.
Әтнә районының Яңа Шашы авылы мәдәният йортына Гомәр Мәрдәнов исеме бирелү тантанасында яңгыраган чыгышлар район үзешчәннәренең сәнгати номерлары белән аралаштырылып барды. Концертта Татарстанның атказанган артисты Алсу Хәбибуллина да катнашты – ул шушы район кызы.


- Гомәр Мәрдәнов бүгенге көндә Яңа Шашы авыл җирлегенә кергән Иске Җогып авылында 1930 елның 15 ноябрендә туа. 1959 елда Казан театраль училищесын тәмамлап, Олы Әтнә авылының мәдәният йортында үзешчән театраль коллектив белән җитәкчелек итә башлый. 1966 елда Гомәр Мәрдәнов җитәкләгән драма коллективы халык театры исеменә лаек була. 1960-70 елларда Бөтенроссия смотры һәм Бөтенсоюз фестивальләрендә катнашып, Әтнә халык театры күпсанлы җиңүләр яулый. «Театрның дәүләт исемен алуында да Гомәр аганың өлеше әйтеп бетергесез», ди театр җитәкчелеге.
- Гомәр Мәрдәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан районда төрле чаралар үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз