news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы укучылары гарәп телен өйрәнә башлаячаклар

Әтнә районы укучылары гарәп телен өйрәнә башлаячаклар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанның Әтнә районында укучылар бу уку елыннан гарәп телен өйрәнә башлаячаклар. Бу хакта район башлыгы Рөстәм Хисамиев ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин белән очрашу вакытында сөйләде, дип хәбәр итә республика мөфтиятенең матбугат хезмәте.

«Бу курс факультатив һәм 3 нче сыйныф укучылары өчен каралган. Дәресләр атнага ике тапкыр Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узачак», - диелә хәбәрдә.

Үз чиратында, мөфти район инициативасын хуплады һәм аны уңышлы гамәлгә ашыруны теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot