Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында чаңгы ярышы буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды
13 февральдә Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Илдар Сафиуллин истәлегенә чаңгы ярышы буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды. Бу хакта «Әтнә таңы» газетасы яза.
Ярышларда катнашучыларны Әтнә муниципаль районының Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Фатыйхов, Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлчирә Зарипова-Иманкулова, Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Фәридә Филатова сәламләде.
Әфганчылар советы рәисе Ленар Кәбиров мондый ярышларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Ярыш йомгаклары буенча кызлар арасында Руфинә Газимова («Күлле Киме төп гомуми белем бирү мәктәбе») – беренче, Резеда Галләмова («Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе») - икенче, Нигор Арслонова («Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе») өченче урынны алды. Егетләр арасында Марат Габдуллаҗанов («Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе») - беренче, Райнур Фатыйхов («Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе») - икенче, Нияз Фазлыев («Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе») өченче урынга лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз