Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районы Кышлау авылы китапханәсендә шагыйрь Нәҗип Мадьяровка багышланган кичә узды
Әтнә районы Кышлау авылы китапханәсендә шагыйрь Нәҗип Мадьяровка багышланган җылы һәм эчтәлекле кичә узды. Бу хакта «Әтнә таңы» газетасы яза.
Чара барышында язучының тормыш юлын яктырткан презентация тәкъдим ителде, «Шагыйрь йөрәгендә – туган җир» дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең тирән мәгънәле шигырьләрен, кызыклы мәзәкләрен тыңлады, шулай ук аның сүзләренә язылган моңлы җырлар яңгырады. Чара бик матур рухта үтеп, катнашучыларда якташ шагыйрьгә карата горурлык һәм ихтирам хисләре калдырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз