Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әтнә районы Күлле-Киме авылына ялга кайткан хәрбигә маскировка челтәрләрен биреп җибәрә
Әтнә районы Күлле-Киме авылында зур тырышлык белән әзерләнгән маскировка челтәрләрен чираттагы ялга кайткан Инсаф Галләмов аша фронт сызыгына озату өчен тапшырылды. Бу хакта «Әтнә таңы» яза.
Күлле-Киме халкының күңелендәге игелеклелек, ватанпәрвәрлек хисләре, эшне оештыра белүләре чиксез. Аларның һәрберсе, кулдан килгәнчә ярдәм итеп, фронт сызыгындагы солдатларга көч бирә, җиңүгә ышанычын арттыра. Маскировка челтәрләрен әзерләүдә катнашкан һәркемгә, үз өлешен керткән һәр кешегә олы хөрмәтебезне җиткерәбез.
Күлле-Киме халкының бердәмлеге, җаваплылыгы, миһербанлылыгы сокландыра. Алар һәрвакыт бер-берсенә терәк булып, авырлыкларны бергәләп җиңәргә әзер торалар. Бу - чын мәгънәсендә халык бердәмлеге, ул безгә җиңүгә юл күрсәтә.
Бу игелекле эшләр дәвамлы булсын, илебезгә тынычлык, иминлек килсен. Күлле-Киме халкы һәрвакыт бердәм булып, бер-беренә ярдәм итеп, киләчәктә дә яхшы эшләргә омтылсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз