news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә районы Чембулат авылында «Хәбибулла» мәчете ачылды

Әтнә районы Чембулат авылында «Хәбибулла» мәчете ачылды
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген Әтнә районы Чембулат авылында «Хәбибулла» мәчете ачылды. Моңа кадәр авылда җәмәгать белән намазлар укыр өчен барлык мөмкинлекләре булган уңайлы урын юк иде. Хәзер Чембулат авылы халкына динне өйрәнү, җәмәгать белән намазлар уку, дини гамәл-вазифаларны үтәр өчен уңайлы мәчет барлыкка килде, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Яңа мәчетнең тантаналы ачылышында дәрәҗәле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Әтнә районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиев, Татарстанның төньяк төбәге казые, Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәлахиев, Әтнә районы имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» автономияле коммерцияле булмаган оешма җитәкчесе Азат Гайнетдинов, шулай ук районның төрле оешма җитәкчеләре, аксакаллар, имамнар, абыстайлар, төзелеш эшләрен башлап йөрүчеләр һәм иганәчеләр һәм авыл халкы катнашты.

Рәсми ачылышта катнашучы җитәкчеләр, мәхәллә халкы каршында чыгыш ясап, яңа мәчетнең дин тотучылар өчен рухи үсеш үзәге булуын теләде. Мөфти Камил хәзрәт мәчет ачылышының изге Мөхәррам аенда җомга көненә туры килүен билгеләп үтте. Ул шулай ук мөселман кешесе тормышында мәчетләрнең әһәмиятен билгеләп, мәчет төзелешендә катнашучыларга әҗер-саваплар бирелүенә тукталды. Камил хәзрәт төзелештә катнашучы һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткереп, рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәчетне ачу тантанасында катнашкан башка җитәкчеләр һәм дин әһелләре дә халыкка дини тәрбия бирүнең мөһимлегенә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү һәм балаларны ислам традицияләре буенча тәрбияләү кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Әлеге мәчет төзелеш эшләре башында торган җирле эшмәкәр Хәлил Хәбибуллинның бабасы хөрмәтенә «Хәбибулла» дип аталган. Хәлил ага мәчет төзүдән тыш, җәмәгать урыннарын үстерүгә дә үзеннән зур өлеш керткән. Мәчетнең әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, биредә 50дән артык җимеш агачы һәм куак утыртылган.

  • Чембулат авылында «Хәбибулла» мәчете төзелеше 2019 елның җәендә башлана – беренче нигез ташы салына. 2023 елда ярымай куела, 2025 елның язына мәчет тулысынча әзер була. Ул 45 кешене сыйдырырлык зурлыкта (бинаның гомуми мәйданы 97 кв.м), бер катлы, кирпечтән салынган. Мәчет эчендә барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханә һәм кухня бар. Мәчеттә ифтарлар оештырырга, ислам нигезләре буенча дәресләр алып барырга мөмкин. Мәчеткә су, ут һәм газ кертелгән.

Тантаналы ачылыштан соң, кунаклар мәчеткә узды һәм җомга намазын укыды. Аны мөфти Камил хәзрәт алып барды.

Әтнә мөхтәсибәтенә эш сәфәре кысаларында Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Әтнә районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Хисамиев белән очрашты. Очрашу барышында мөхтәсибәт һәм җирле хакимият арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук мәхәлләләр эшчәнлеге һәм башка көнүзәк сораулар, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү хакында фикер алыштылар.

Аннары мөфти һәм район җитәкчесе Мамыш авылында 1830-1850 елларда төзелгән тарихи агач мәчетне карап килде. Хәзерге вакытта бу мәчеттә ремонт-төзекләндерү эшләре алып барыла. Бүгенге көндә Әтнә мөхтәсибәтендә 35 мәчет эшли, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot