news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы башлыгы: ​​Безнең район — чиста авыл хуҗалыгы муниципалитеты

Әтнә районы башлыгы: ​​Безнең район — чиста авыл хуҗалыгы муниципалитеты
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Әтнә районында районкүләм Сабантуй узды. Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов бәйрәм уңаеннан тәбрикләү сүзләре җиткерде һәм муниципалитетның социаль-икътисади уңышлары хакында сөйләде.

Җитәкче әйтүенчә, Әтнә игенчеләре нәтиҗәләре Татарстанда һәр елны беренче бишлектә тора.

«Әтнә районы — чиста авыл хуҗалыгы муниципалитеты. Елның-елында игенчеләребезнең республика күләмендә беренче бишлектән төшкәннәре юк. Ә инде терлекчеләребезнең эш нәтиҗәсе — 20 елдан артык районыбыз бу өлкәдә алдынгы! Узган Авыл хуҗалыгы елында да Әтнә хуҗалыкларында һәр сыердан 11 мең 400 килограмм сөт савылды», – диде ул.

«Бүгенге көндә районыбызның социаль-икътисади хәле тотрыклы. Без бик күп дәүләт программаларында катнашабыз. Алар ярдәме белән авыл җирлекләренең яшәеше яхшыра», – диде Әтнә районы башлыгы.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы рейтингына күз салсак, агросәнәгать комплексы күрсәткечләре буенча Әтнә — 2 урында.

Милли бәйрәмнең «Кыр батыры» булып «Мәңгәр» хуҗалыгы игенчесе Айнур Сабиров танылды. Сабан туеның «Баш батыры» исеменә Радик Шакиров лаек булды.

  • Әтнә районы Сабан туена бер генә дә эстрада җырчысы чакырылмаган. Аның каравы, җирле ансамбльләр һәм җырчылар сәхнә тотты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100