news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе: Терлек азыгына игътибар арта

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе: Терлек азыгына игътибар арта
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Сәмигуллин әйтүенчә, елдан-ел терлек азыгына игътибар арта. Быел районда кукуруз культурасы чәчелгән мәйданнар күбәйгән.

«Безнең районда чәчүлекләр күбрәк терлек азыгы өчен каралган. Быел кукурузны 2 мең гектарга күбрәк чәчтек, шулай ук люцерна чәчүлекләре күбәйде. Елдан-ел терлек азыгына игътибар арта. Аллага шөкер, безнең хуҗалыкларда терлек башы саны да артып бара», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ленар Сәмигуллин һава торышы шартлары игенчеләргә сынау куйганын әйтте. «Һәрбер язгы чәчү кампаниясе үзенчәлекле булган кебек, быел да бу эш табигать шартлары көйсезлеге белән сузылды. Тулаем 27 мең гектарда чәчү эшләре башкардык, шуннан тыш 10 мең 500 гектарда күпьеллыклар, 7 мең гектарда көзге культуралар тукландырылды, – диде ул. – Көзге культуралар басулары яңгыр булмау сәбәпле начар тишелешле булды, язгы культуралар белән яңадан чәчәргә туры килде. Һава торышы кырыслыгы аркасында хәтта 10 көнләп туктап торырга туры килде».

Әңгәмәдәш район хуҗалыкларының бөртеклеләр чәчүлекләрен киметүләре турында да билгеләп узды. «Билгеле булганча, бөртекле культураларның сату бәясе түбән булу сәбәпле, бөтен хуҗалыклар да диярлек бөртеклеләр мәйданнарын киметтеләр», – диде ул.

Күпьеллыкларны чабуга, сенажга салуга әтнәлеләр Сабантуйдан соң керешергә ниятлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100