news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнә район үзәк хастаханәсендә беренче лапароскопия операциясе ясадылар

Әтнә район үзәк хастаханәсендә беренче лапароскопия операциясе ясадылар
Фото: Әтнә районы Үзәк хастаханәсеннән

Узган елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Әтнә үзәк район хастаханәсенә лапароскопия операцияләре үткәрергә мөмкинлек бирүче видеоэндоскопия системасы куелды.

Холецистэктомия, тиредә тишек ярдәмендә үт куыгын алу буенча мастер-классны үзәк район хастаханәсенең операцион бригадасы өчен табиб-хирург-эндоскопист, медицина фәннәре докторы, профессор Александр Николаевич Чугунов үткәрде. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Операция уңышлы үтте. Хәзер пациент палатада һәм тиздән аны өйгә җибәрергә уйлыйбыз. Алга таба даими практикага холецистэктомия, аппендектомия, бүсер алуга лапароскопик операцияләрен кертәчәкбез», - диде Әтнә үзәк район хастаханәсенең баш табибы Эльдар Яруллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot